Син укытучым шундый назлап песня текст

Обновлено: 19.09.2024

Исемдә алтын сукмакка
Тәү аяк баскан көнем —
Тәү башлап мәктәп ишеген
Үрелеп ачкан көнем.

Син, укытучым, шундый назлап,
Карадың күзләремә.
Сүнмәслек зур дәртләр салдың
Кеч кенэ йөрәгемә.

Син сөйләдең бәхетемнең
Аклыгы турасында,
Туган илдәге халыкның
Шатлыгы турасында.

Син, укытучым, шундый назлап,
Карадың күзләремә.
Сүнмәслек зур дәртләр салдың
Кеч кенэ йөрәгемә.

Син җитәкләп мендең мине
Тауларның биегенә,
Алып киттең далаларга,
Диңгезләр киңлегенә.

Син, укытучым, шундый назлап,
Карадың күзләремә.
Сүнмәслек зур дәртләр салдың
Кеч кенэйөрәгемә.

Син яртырга өйрәттең
Һәрбер бизәген җирнең,
Йолдызлы зәңгәр күкләрнең
Серләрен ачып бирдең.

Син, укытучым, шундый назлап,
Карадың күзләремә.
Сүнмәслек зур дәртләр салдың
Кеч кенэ йөрәгемә.

Читайте также: