Мангелек мохаббат слова песни

Обновлено: 19.09.2024

Мәңгелек мәхәббәт, әнинең күзләре,
Юлларга әйтелгән әтинең сүзләре.

Шунысы үкенеч, соң гына аңлыйбыз,
Әнинең күзләрен, әтинең сүзләрен.
Әнинең күзләрен,

Җиңел булмый язмыш, ул сулы-киртәле,
Тормыш күперләрен үтәсе бар әле.

Тормыш юлларымда, янымда үзләре,
Әнинең күзләре, әтинең сүзләре.
Әнинең күзләре.

Кайда гына ташласа, үземне язмышлар,
Картайтып, ашыгып үтсә дә яз-кышлар.

Һәрвакыт хәтердә, саклармын үзләрен,
Әнинең күзләрен, әтинең сүзләрен.
Әнинең күзләрен, әтинең сүзләрен.

Читайте также: