Баламнын баласы песня текст

Обновлено: 19.09.2024

Үсте инде буй җиттеләр балалар
Хәзер инде бала балалар.
Яшәүемнең миңа соңга каласы
Эй, баламның баласы.

Баламның баласы,
Күземнең карасы,
Балдан шикәрләрдән татлы
Мәхәббәт алмасы.

Атлауларың, йөрешең, хәрәкәтең
Нәкъ безнеңчә Ходай хикмәте.
Синдә каным, синдә минем гадәтем
Кадерле мәшәкәтем.

Баламның баласы,
Күземнең карасы,
Балдан шикәрләрдән татлы
Мәхәббәт алмасы.

Дәү әниләр, дәү әтиләр булуы
Бәхет икән онык тууы.
Яшәүемнең безнең соңга каласы
Эй, баламның баласы.

Баламның баласы,
Күземнең карасы,
Балдан шикәрләрдән татлы
Мәхәббәт алмасы.

Читайте также: