Авыл миче иркэ текст песни
Обновлено: 22.12.2024
Тышта салкын, морҗабыздан төтен куренә.
Димәк, тиздән өй эченә җылы йөгерә,
Самавырны чыжлатырга күмер өлгерә,
Кызу мичкә керү көтеп, ипи күперә.
Авыл миче, авыл миче — балачагым төсе,
Өстим утын, яна утын — кызыл күмер төште.
— Икмәк салдым, ашагыз, — дип,
— Җылы өйдә йоклагыз, — дип, —
Әнкәй килеп керер төсле.
Әллә мич янганны күреп, әллә сагынганны сизеп,
Әнкәй кайтып керер төсле.
Кызарып пешкән ипине сындырып алып,
Өстенә кайнатма, шикәр, тәмле май ягып,
Чыгып йөгергән бала ул мин идем инде.
Мич яна, хәтирәләргә төшереп мине.
Авыл миче, авыл миче — балачагым төсе,
Өстим утын, яна утын — кызыл күмер төште.
— Икмәк салдым, ашагыз, — дип,
— Җылы өйдә йоклагыз, — дип, —
Әнкәй килеп керер төсле.
Әллә мич янганны күреп, әллә сагынганны сизеп,
Әнкәй кайтып керер төсле.
Ясалма мич шәһәр йорты түрен алса да,
Ял итүче хуҗасына уты янса да,
Кызуыннан тән җылына, күңел җылынмый,
Авыл миче биргән җылы булып тоелмый.
Авыл миче, авыл миче — балачагым төсе,
Өстим утын, яна утын — кызыл күмер төште.
— Икмәк салдым, ашагыз, — дип,
— Җылы өйдә йоклагыз, — дип, —
Әнкәй килеп керер төсле.
Әллә мич янганны күреп, әллә сагынганны сизеп,
Әнкәй кайтып керер төсле.
Читайте также: