Арча песня татарская слова

Обновлено: 04.10.2024

Арчаларга озата килдем
Мин сине зәңгәр кичтә.
Зәңгәр кичләр синсез нишләр,
Күңелдән китмәс һич тә.

Арча кичләре,
Сагыну хисләре.
Сине уйлап йөрәгем
Әллә нишләде.

Кайларга барып чыксам да,
Истә калыр гомергә.
Йолдызлар белән серләшеп,
Таңнар аттырган бергә.

Арча кичләре,
Сагыну хисләре.
Сине уйлап йөрәгем
Әллә нишләде.

Киткән чакларыңда нигә
Әйләнеп карамадың?
Җилфердәп барган чәчеңнән
Күзләрем алалмадым.

Арча кичләре,
Сагыну хисләре.
Сине уйлап йөрәгем
Әллә нишләде.

Серле күзләрең тутырып
Карыйсың кемнәргә син?
Яннарымда булсаң иде
Ямансу көннәрдә син.

Арча кичләре,
Сагыну хисләре.
Сине уйлап йөрәгем
Әллә нишләде.

Читайте также: