Фан валиахметов текст песни

Обновлено: 19.09.2024

Кил әле син Сарманайга,
Көтәрмен юл чатында.
Сиңа әйтер сүзләрем бар
Тик икебез хакында.

Сарманай, Сарманай,
Юлларыңда очраштыр,
Саргайтма безне болай.

Сарманай буйлары таллык,
Ярлары яшел чирәм.
Чәчәкләр җыйган тугайга
Сине сагынып киләм.

Сарманай, Сарманай,
Юлларыңда очраштыр,
Саргайтма безне болай.

Сарманай сулары салкын,
Салкын булса да йөзәм.
Сагынуга чик-чама юк —
Тик сине көтәм, түзәм.

Читайте также: