Текст песни сагыну ильсия бадретдинова

Обновлено: 19.09.2024

Тугайларда җиләк пешкән, өзеп кабаем әле.
Сагышларга тагын бераз түзеп караем әле.

Уңга карасам да юк, сулга карасам да юк.
Уңга карап, сулга карап, утырып җыласам да юк.

Тугайларда ал тирәкләр, гөл тирәкләр моңлана,
Тирәкләрнең ботагыннан яфрак тугел, яшь ага

Уңга карасам да юк, сулга карасам да юк.
Уңга карап, сулга карап, утырып җыласам да юк.

Тугайларга көзләр килгән, бөтен дәнья моңлана.
Тәбигатнең уйчан чагы – сагышлана, сызлана.

Уңга карасам да юк, сулга карасам да юк.
Уңга карап, сулга карап, утырып җыласам да юк.

Читайте также: