Текст песни араларза ай гына

Обновлено: 18.09.2024

Ярда - егет, көймәдә - кыз,
Су өстендә ай йөзә.
Ике ярны тоташтырып
Дулкыннарда юл тезә.

Кушымта:
Яр астында тал гына,
Яратмасаң, кал гына.
Ә яратсаң, йөгереп төш
Араларда ай гына!

Тал толымын су тарата
Хәтерләтеп юл чатын.
Ике якта яр ерак ла -
Арадагы яр якын.

Чәчрәп китте көмеш дулкын ,
Таллардан тамчы тама.
Бер көймәдә икәү бергә -
Бербөтен бәхет ага!

Читайте также: