Текст песни анвар нургалиев бэгърем

Обновлено: 19.09.2024

Көннәремне менә тагын
Алыштырды озын кич
Сагышлана күңелкәем
Тынычлана алмый хич
Яннарымда сине, җаным
Килә бигрәк күрәсем
Синең мәхәббәтне тоеп
Назларыңда йөзәсем

Сагышларым, сагышларым
Син минем сагышларым
Син, син генә бизи аласың
Гомерем агышларын

Белсәң иде, күрсәң иде
Ничекләр сагынганны
Булсаң әгәр яннарымда
Җылытыр идең җанны
Яннарымда сине, җаным
Килә бигрәк күрәсем
Синең мәхәббәтне тоеп
Назларыңда йөзәсем

Понравился текст песни?
Оставьте комментарий ниже

Читайте также: