Тамчы тама текст песни

Обновлено: 19.09.2024

добавлена вчера в 18:20

Риза булсаң, шаян җилләр булып Яннарыңа бүген киләм әле Авыр йөкләр өйгән иңнәреңә Хыял канатлары эләм әле. Кар бөртеге булып керфегеңә Кунам әле. Кунам. Кунам әле Сагындым дип Синең бит очыңнан Көтмәгәндә үбеп алам әле Бер моң булып. Сихри моң булып Күңел кылларыңда чыңлыйм әле Йөрәгеңнең иң түренә үтеп Сөю җыры Сиңа җырлыйм әле. Я әйт әле. Шаян җилләр булып Яннарыңа бүген килимме. Рүзилә Гатауллина

добавлена вчера в 18:18

добавлена вчера в 06:02

ТАҢ ҖИЛЛӘРЕ БЕЛӘН, КАДЕРЛЕ ДУСЛАРЫМ, ТУГАННАРЫМ МИНЕМ. КӨНЕГЕЗ ШАТЛЫК БЕЛӘН ҮТСЕН. БӘХЕТЛЕ МИЗГЕЛЛӘР ГЕНӘ БҮЛӘК ИТСЕН. Таң җилләре аша сәлам юллыйм Иртәләрегез булсын хәерле! Гомерегез кояштай озын булсын! Бәхетегез булсын гомерле! Саулыгыгыз корычтай ныклы булсын! Сызламасын аяк-кулыгыз! Җан-тәнегез чиста һәм саф булсын! Ак бәхеттән торсын юлыгыз! Йөрәгегез сөю белән тулсын! Назга күмсен сезнең күңелне! Сөеп-сөелеп яшәү шундый рәхәт! Иң зур бәхет шушы түгелме. Рүзилә Гатауллина

добавлена 18 октября в 20:25

добавлена 17 октября в 20:49

Кем кемне ныграк ярата? Миндер дисең елмаеп Күз нурың белән иркәләп Син җаным минем диеп Миндер ныграк яратам дим Бәхеттән күзем йомып Җаным белән сине кочып Син сулар Һавам диеп. Син дә Һавам минем дисең Чәчемнән минем үбеп Яшик әле гел дә шулай Җаннарны назга төреп. Яшик әле, яшик, җаным Җаныбызны иркәләп Һәр туган Таңга шатланып Исәнлек-саулык теләп. Безнең матур тормышка Якты Кояш көнләшсен Сөю тулы йөрәкләргә Бәхет нуры өләшсен. Серле Аем көн дә безне Көмеш нурына төрсен Сандугачлар Та

добавлена 17 октября в 14:45

Пар канатым- Ильдарыма гомер бүләк итүче әти-әниемнең яшь чаклары. Тыныч йоклагыз, Газизләрем. Рәхмәт Сезгә, Бәхетем өчен .

добавлена 17 октября в 14:12

Бик сак кагыл ирең күңеленә Ул бит синең Ходай биргән ярың Ничек бар шулай кабул ит Сулар һавасы бул җанының Тыныч кына тыңла моң-зарларын Киңәш бирергә син ашыкма Күзләренә кара. Күңелен той Һәрбер сүзен үткәр йөрәк аша. Бик ачулы икән. Аны тыйма Бар ачуын тышка чыгарсын Тик эндәшмә. Сабыр гына тыңла Ярсу җаны бераз тынычлансын. Үпкәләсә, әйдә үпкәләсен Ирек бир син аңа. Ирек бир Сүзсез генә. Серле итеп кенә Читтән генә аңа карап тор. Сихерлә син күз карашың белән Һәр көн саен сиң

добавлена 17 октября в 14:11

Әткәй -бәгърем, бәйрәм белән котлап Шигырь яздым сиңа бүләккә. Бик күп вакыт күрмәсәк тә сине, Яшисең син, әткәй, йөрәктә. Ерактасың бездән, ерактасың. Киттең шул син кайтмас җирләргә. Бүләгемне тапшырсыннар диеп Хәбәр салдым әле җилләргә. Синең алтын кулларыңа, әткәй, Сокланмаган кеше юк иде. Юксынамын сине hәр көн саен, Онытмыймын, әткәм, . юк инде. Әткәеңә бигрәк охшагансың, Дия иде миңа әнкәем. Синең караш, синең күзләр миндә, Мин бәхетле шуңа, әткәем. Иртә киттең, әткәм, бигрә

добавлена 17 октября в 14:09

Әтиләрне хиссез димәгез сез Алар эчтән елый. сиздермичә Аларның да йөрәге бала диеп тибә Баласын уйлый төнен йокламыйча. Карашларын офыкларга төбәп Хәбәр көтә һаман баласыннан Сез аларны салкын димәгез Каты бәрелмәгез ярасына. Ничек булса, шулай кабул итеп Рәхмәт әйтегез гомер биргәнгә Сезнең җан җылыгыз, хөрмәтегез Иң кадерле бүләк аларга. Әтиләрне хиссез димәгез сез. (Рүзилә Гатауллина)

3 комментария

16 раз поделились

добавлена 17 октября в 14:08

. Кичә контакт челтәрендәге бер интернет дустымнан бик озын язылган хат алдым. Укып чыктым да, үксеп-үксеп елап алдым. " Рүзилә ханым, сезнең шигырьләрегезне, язмаларыгызны бик яратып укыйм, Яңа көнем сезнең биттән башлана. Интернетта булмасагыз, борчыла башлыйм, җаныма нидер җитми кебек. Сез мине үзгәрттегез, мин тормышка икенче төрле карый башладым. Шуның өчен Сезгә бик рәхмәтлемен. "Әтиләрне хиссез димәгез сез" дигән шигырегез мине бик зур ялгыштан, үкенечтән коткарды. Кич белән укыдым ул шигырегезне. Белмим, шигырь юллары тәэсир иттеме, әллә шигырь астына куелган "Бала бит ул һәркөн йөрәктә" дигән моңмы. Ул төнне мин йоклый алмадым. Әтием күз алдымнан китмәде. Әнием белән алар мин җиденче класста укыганда аерылыштылар. Нигәдер, гаиләдә гел тавыш иде безнең. Әнием гел әтиемне гаепли иде, башкалар белән чагыштыра иде. Әтием түзмәгәндер инде. Тик мин моны аңламый идем шул, мин дә әни яклы идем. Аерылуда да әтием гаепле дип, аның белән аралашмас булдым. Бер поселокта яшәсәк тә, күргәндә дә сәламен алмый киттем. Ә менә сезнең шигырегезне укыганнан соң, миңа нәрсәдер булды. Икенче көнне аякларым үзеннән-үзе әтием яшәгән йортка алып килде. Ишекне әтием үзе ачты. Өйдә бер үзе генә иде. Мине күргәч, югалып калды, аяк буыннары калтырап киттеме, ишек төбендәге утыргычка утырды. Бу көннәрдә чирләп торам, балам, картаям бугай дип көлеп куйды. Минем елмаюны күргәч, хәл кердеме, тизрәк кухняга чәй куярга кереп китте. Озак итеп сөйләштек ул көнне. Әтием миннән гафу үтенде, мин аңардан. Кочаклашып, рәхәтләнеп елаштык. Ул шундый якын, җәл булып китте миңа. Минем килгәнемә шундый сөенде, инде үлсәм дә үкенмим дигән булды. Кичә әтиемне җирләп кайттым. Кичтән йокларга яткан, иртәнгә уянмаган. Гаиләдә гел тавыш булгач, сиңа авыр булмасын дип чыгып киттем мин, балам, дигән сүзләре әле дә колагымда яңгырап тора. [Рүзилә ГАТАУЛЛИНА - "Күңелем моңнары]

6 комментариев

11 раз поделились

97 классов

Обсуждаемые

Вы отметили максимальное количество друзей (64) на этой фотографии.

В данный момент вы не можете отметить человека на фотографии. Пожалуйста, попробуйте позже.

Фотография недоступна этому человеку

Чтобы отметить человека, наведите на него курсор и нажмите левую кнопку мыши. Чтобы отметиться на фото, наведите на себя курсор и нажмите левую кнопку мыши.

Читайте также: