Светофор утлары текст песни

Обновлено: 19.09.2024

Нажмите, чтобы узнать подробности

Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү буенча мәктәптә түбәндәге эшләр башкарылды:

-Юл йөрү кагыйдәләре темасына сыйныф сәгатьләре үткәрелде.

- Әйләнә тирә дөнья дәресләрендә юлларда иминлекнең торышы, юл йөрү кагыйдәләре өйрәнәбез.

- “Юлда йөрсәң бул өлгер, юл кагыйдәсен нык бел!” темасына рәсем конкурслары;

- “Игтибар, балалар!” акцияләре үткәрелде.

Хәзер сезнең ни дәрәҗәдә игътибарлы булуыгызны һәм светофор сигналларын ничек белүегезне тикшереп карыйбыз.

Уен. Яшел төс – йөриләр.

Сары төс – кулларын чәбәклиләр.

Кызыл төс – тын гына торалар.

А.б: Син кем?

Куян: Мин светофор фәннәрен өйрәтүче куян булам.

А.б: Куян ә син юл йөрү кагыйдәләрен беләсеңме?

Куян: Ә нәрсәгә аларны белергә? Мин алардан башка да яши алам!

А.б: Шулай дисең инде.Алайса әйдә, тикшереп карыйк әле.Менә әйт әле, юлны ничек аркылы чыгарга кирәк?

Куян: Ничек инде, дүрт аяклап.

А.б: Балалар, әйтегез әле, юлны ничек аркылы чыгалар?

Бала: Юлны аркылы чыгу урынын

Гел истә тот, җәяүле!

Җир өстеннэн, җир астыннан,

Урап үт син хәвефне.

А.б: Дөрес.Куян сиңа хәзер икенче сорау биреп карыйк: Син автобустан чыктың ди һәм сиңа юл аша чыгарга кирәк.Йә, әйт әле, син бу очракта нишләргә тиеш?

Куян: Автобусны әйләнеп узарга кирәк.Көпчәкләр арасыннан чыксан, бигрәк тә тиз була.

А.б: Дуслар, әйдәгез, куянга ярдәм итик әле, алайса, ул бөтенләй буталып бетте.

Балалар: Автобус киткәнне көтеп торабыз.Аннары ике якны да игътибар белән карагач, юл аша чыгарга мөмкин.Әгәр якында җәяүленең аркылы чыгу урыны булса, шуның аша чыгабыз.

А.б: Ә хәзер, куян дус,соңгы сорауга җавап биреп кара: Юлның транспорт йөри торган өлешендә уйнарга ярыймы?

Куян: Нинди уен уйныйсың инде.Мәсәлән, шахмат уйнарга ярамый.

А.б: Ни өчен?

Куян: Машиналар фигураларны бәреп егачаклар.Ә менә туп уйнарга ярый.Ничек кенә әле.

А.б: Дуслар, ә сез куян әйткәннәр белән килешәсезме?

Юлның транспорт йөри торган өлешендә уйнау катгый тыела.

Куян: Сезгә бик зур рәхмәт инде! Мине күп нәрсәләргә өйрәттегез. Юл йөрү кагыйдәләрен һичшиксез белергә кирәк икән. Мине дә үз отрядыгызга алыгыз әле.

Читайте также: