Сорамагыз хэллэремне салават текст песни

Обновлено: 19.09.2024

Уф, дип суларлык түгел шул,
Юк, дип еларлык түгел шул,
Юк, дип еларлык түгел.
Сорашмагыз хәлләремне,
Хәлләр сорарлык түгел.
Сорашмагыз хәлләремне,
Хәлләр сорарлык түгел.

Иртән торып тәрәз ачсам,
Кошлар кунган миләшкә шул,
Кошлар кунган миләшкә.
Мин моңаймый кем моңайсын?
Бер кешем юк киңәшкә.
Мин моңаймый кем моңайсын?
Бер кешем юк киңәшкә.

Тәрәзә төбем исле гөл,
Санадым сигез түгел шул,
Санадым сигез түгел.
Болай булганга уфтанмыйм,
Бармак та тигез түгел.
Болай булганга уфтанмыйм,
Бармак та тигез түгел.

Өй артындагы бодаем,
Чыгаем да, ураем шул.
Чыгаем да, ураем.
Чит җирләрдә каберемне
Куйдырмасын Ходаем.
Чит җирләрдә каберемне
Куйдырмасын Ходаем.

Өй артында гөлләр чәчтем,
Кырау гына тимәсен шул,
Кырау гына тимәсен.
Аерым кайгы – кайгы тугел,
Илгә кайгы килмәсен.
Аерым кайгы – кайгы тугел,
Илгә кайгы килмәсен.

Читайте также: