Ришат тухватуллин эни текст песни

Обновлено: 19.09.2024

1.Эзләп табалмадым
Сезгә тиң сүзләрне,
Мактап сөйләр өчен,
Сезне данлар өчен.
Үзебез әти-әни
Булу бик мөһимдер,
Сезнең йөрәкләрне
Безгә аңлар өчен.

Кушымта:
Әти-әнием-
Сез,сусаганда тамчы.
Сулар өчен һавам кебек Сез.
Тиң сез кояшка да,бер пар аккошка да .
Иң кадерле кешеләрем Сез

2.Өшегәндә- юрган,
Егылганда-түшәк,
Авырганда-дәва
Сезнең җылы куллар.
Кайтып фатихалар
Алып китсәм Сездән.
Максатка ирешәм,
Күренеп уңа юллар.
Кушымта:

3.Караңгыда-йолдыз,
Иркәләргә-җилләр.
Сез ни генә түгел икән
Минем өчен?
Миңа биргәннәрне
Бирә алмасам да.
Хөрмәт күрсәтергә
Җитсә иде көчем.

Другие песни исполнителя:

Аккошлар мэхэббэте

Ришат Тухватуллин

1. Үпкән, кочкан, жилгә очкан Яраткан берәү була. Яратышып кавышканнар, Пар аккоштай, матур итеп Яшәп гомерләр уза. Кушымта: Аккошлар парлап таяна Суның дулкыннарына. Шул кошлардай пар була алсаң, Мәңге тугры яр була алсаң Чык минем юлларыма. Су өсләре каурый-каурый Пар аккош йөзгән эздә. Язмыш аккошлар бәхетен, Шул кошларның мәхәббәтен Юрасын иде безгә, Юрасын икебезгә. 2. Аккошлар йөзә суларда Башларын башка салып. Итәсе иде гомерне картлыкка, Яшьлектә биргән вәгъдәләрендә калып. Кушымта:

Ришат Тухватуллин

1.Күзкәйләре шундый матур аның, Нур аламы әллә кояштан? Үткән чакта мине күрми уза, Яратадыр юри шаярта. Кушымта: Күзләреңә,күзләреңә,күзләреңә, Күзләреңә карыйм,карыйм. Сөюеңне,сөюеңне,сөюеңне, Сөюеңне аңлыйм,аңлыйм. 2.Уйлап кына әйтәм хисләремне. Кызлар күңеле гүя пыяла Кызлар күңеле,әйе,пыяла шул, Ялгыш сүзләр әйтсәң уала. Кушымта: 3.Кич тынлыкта бары сине уйлыйм, Сагышларым җилләр тарата. Оялудан алсулана йөзе Яратадыр юри шаярта. Кушымта: Күзләреңә,күзләреңә,күзләреңә, Күзләреңә карыйм,карыйм. Сөюеңне,сөюеңне,сөюеңне, Сөюеңне аңлыйм,аңлыйм. Минутларны,минутларны,сәгатьләрне, Сәгатьләрне саныйм,саныйм. Күзләремне күзләреңнән,күзләремне күзләреңнән алмыйм,алмыйм.

Сина барам

Ришат Тухватуллин

1)Сукмагымда ай нурлары, Чыкларда көмеш моңнар, Синең янга алып бара, Моңнарга тулы юллар. Күңелемдә һисләр бии, Йөгерә, атлыйм үзем, Җырлап бирермендер диеп, Сиңа дип чәчәк өздем. Кушымта (ике тапкыр): Сөю көткән күзләреңне, Күрәм диеп киләм әле, Һисләремне моңга төрдем, Җыр итеп бирәм әле. 2)Көтәсеңдер юлга карап, Ашкынып сиңа барам, Барам гына түгел бәлки, Канатлы аттай чабам. Җиде кат тауларны үтеп, Җилләрне узып барам, Сиңа булган һисләремне, Сөю җырына салам.

Мэхэббэтем (кавер, Ильнар Шарафутдинов)

Ришат Тухватуллин

Em C Якты өнемдә син,татлы төшем дә син, D H7 Хыялга үрелгән сөю гөлем дә син. Em Йолдыздан күзләдем, C Җирдән дә эзләдем D Җил- яңгырлар юган H7 Таба алмыйм эзләрең. Em C D H7 Мәхәббәтем. Кайда соң син? Мәхәббәтем. Кайда соң син? Талпына йөрәгем, Син минем теләгем. Күзләремне күрсәм йомсам Сине күрәм гүзәлем Таптым да , югалттым, Бәхетем ачкычын Синсез мин менә алмам Гомерем баскычын!

Синнэн башка

Ришат Тухватуллин

1. Кайткан саен туган якларыма Эзлэп тошэм безнен тирэкне. Чишмэлэрнен салкын суларыдай Баса алмый янган йорэкне. Кушымта: Синнэн башка белмим ни эшлэргэ дэ Кая куйим ялгыз жанымны. Ауыр икэн дуслар бу донъяда Ауыр икэн дуслар бу донъяда Югалтулар сойгэн ярынны Югалтулар сойгэн ярынны. 2. Тынып калган авыл урамнары Син булмагач сыкрап жан сыза. Яшьлектэге кебек бэгърен кабат Йогороп чыгар кебек каршыма. Кушымта.

Ришат Тухватуллин

В репертуаре Ришата Тухватуллина шикарные эстрадные произведения, а также лучшие образцы татаро-башкирской классики.

Читайте также: