Ой артыгыз голбакча текст песни

Обновлено: 19.09.2024

Өй артыгыз гөлбакча,
Җиләге тулып пешкән.
Җиләк арасында сайрый –
Сандугач очып төшкән.
Кушымта:
Гөлбакчагыз бигрәк матур,
Карыйм сокланып кына.
Мин дә очып төшәр идем,
Күбәләк булып кына.
Өй артыгыз гөлбакча,
Гөлләре түтәл-түтәл.
Түтәлләргә кояш төшкән,
Нуры гөлләрне үпкән.
Кушымта.
Өй артыгыз гөлбакча,
Коймасы челтәр-челтәр.
Бакчагызга кемдер керер,
Сезне бәхетле итәр.
Кушымта.

Читайте также: