Кайтарасым кил яныма слова песни

Обновлено: 19.09.2024


ТНВ алып баручысы Эльвира Фазлыеваның кызы былтыр яз фаҗигале вафат булды. Аида агач янында басып торган була, давыл чыгып, өстенә агач төшә. Табиблар кызны саклап кала алмыйлар.

«Кайвакыт дөньяда безнең белән кала торган бердәнбер нәрсә ул — хәтер. Җаныңның бер кисәге, иң кадерлең, иң яратканың истәлеге. Һәр нотада, һәр юлда, һәрбер хәрефтә син, кызым Аида. Ә син минем яратуым да, ярам да. Бу минем мәңгелек хисләрем, алар шушы җырда елларны узачак. Без тырыштык, нәни кызчыгым минем.

Текст: Айдар Минһаҗев

Музыка: Айдар Тимербаев.

Аранжировка: Марат Мухин.

Бу хезмәтегез өчен, тормышымның мөһим чорын хәтеремдә генә түгел, иҗатымда да сакларга ярдәм иткәнегез өчен рәхмәт сезгә», — дип язган ул.

«Аидага дога булып барсын», «Аиданың урыны җәннәттә булсын! Аллаһ Тәгалә сабырлык бирсен, сеңелем», Еладым», «Бу кайгылар хакын икеләтә-өчләтә бәхет белән түләсен, Аллаһ», «Еламыйча тыңлап булмый. Бу җырда бөтен җан газабың чагыла. Аида безнең күңелләрдә», — дип яза инстачылар.

Читайте также: