Йорэгеннэн убэр идем текст песни

Обновлено: 23.11.2024

Миңа баккан күзләреңнән
Үбәм сине шашып.
Үбәм. миннән башкаларга
Булмасын ул гашыйк.
Күзләрең белән берочтан
Керфегеңне үбәм.
Усал күзләр караганда
Алар төшсен түбән.

Йөрәгеңнән үбәр идем,
Күренми шул йөрәк —
Ах шул йөрәк, серле йөрәк,
Яши тирәндәрәк.

Колак яфракларың синең
Кытыклансын, үбәм.
Беркайчан да усал сүзләр
Ишетмәсен миннән.
Күзләреңнән, битләреңнән,
Маңгаеңнан үбәм —
Җыерчыклар алмасыннар
Минем гаеп белән.

Йөрәгеңнән үбәр идем,
Күренми шул йөрәк —
Ах шул йөрәк, серле йөрәк,
Яши тирәндәрәк.

Читайте также: