Идел текст песни на татарском

Обновлено: 19.09.2024

Идел бит ул, тирән бит ул,
Тирән бит ул, киң бит ул, шул,
Тирән бит ул, киң бит ул;
Караңгы төн, болотло көн
Без аерылган көн бит ул.
Идел бит ул - бик мул елга,
Ул бит диңгезгә китә, шул,
Ул бит диңгезгә китә;
Аккан сулар, искән җилләр
Йөрәгемне җилкетә.
Идел буйларына барсам,
Әйтер идем Иделгә, шул,
Әйтер идем Иделгә,
Минем кайгыларымны да
Алып кит, дип, диңгезгә.
Су буйлары моңлы иде,
Без аерылган чагында, шул,
Без аерылган чагында;
Тормыш дулкыннары безне
Кушыр әле тагын да.

Читайте также: