Бир раббым биш гомер текст песни

Обновлено: 19.09.2024

1.Гомер юллары аргамак,
Ялына ябыш.
Яшәүнең hәр яңа көне,
Ачыш hәм табыш.
Вакыт ага мин йөгерәм,
Килми каласым.
Мин бит бу яңа заманның,
Тизлек баласы.

Кушымта: 2тапкыр
Бир Раббым биш гомер,
Арымам да, туймам да.
Дөньяны колачлар,
Көч, дармән булганда.

2. Өлгерәсе килә яшәп,
Эшләп hәм сөеп.
Вакыт гүя очар киек,
Э күкләр биек.
Хыяллар тормый каршыда,
Елмаеп биеп.
Вакыт артыңнан йөгерә,
Тот мине диеп.

Кушымта: 2тапкыр

3. Ак-каралы тормыш юлы,
Булсада көрәш.
Ул язмыштан миңа диеп,
Бирелгән өлеш.
Яшәүдән туймас адәм мин,
Туймам мәңгегә.
Нигә бу гомер кешегә,
Килә бер генә.

Кушымта: 4тапкыр

Проигрыш

Кушымта: 2тапкыр

Другие песни исполнителя:

Богелэ талым

Фирдус Тямаев

Яшьләй кердең йөрәгемә, Өзелеп сөйдем мин сине. Тик мин ялгышканмын икән, Алыштырдың бит син мине. Ятлар биргән алсу чәчәк Түшләреңә син кададың. Мине генә сөям, дидең. Күзгә карап алдадың. Бөгелә талым, бөгелә, Көчле җилләр искән саен. Өзелә үзәк, өзелә, Исемә син төшкән саен. Бөгелә талым, бөгелә, Көчле җилләр искән саен. Өзелә үзәк, өзелә, Исемә син төшкән саен. Гөнаһсыз яратуымны Аңлата алмыйм мин сиңа. Булмас ятлар минем кебек, Газапланам мин шуңа. Зәңгәр күктә, ай янында, Балкып яна йолдызы. Ә син мине сөймәсәң дә, Һаман көтәм ялгызым. Бөгелә талым, бөгелә, Көчле җилләр искән саен. Өзелә үзәк, өзелә, Исемә син төшкән саен. Бөгелә талым, бөгелә, Көчле җилләр искән саен. Өзелә үзәк, өзелә, Исемә син төшкән саен. Яшьләй кердең йөрәгемә, Өзелеп сөйдем мин сине. Тик мин ялгышканмын икән, Алыштырдың бит син мине. Ятлар биргән алсу чәчәк Түшләреңә син кададың. Мине генә сөям, дидең. Күзгә карап алдадың. Бөгелә талым, бөгелә, Көчле җилләр искән саен. Өзелә үзәк, өзелә, Исемә син төшкән саен. Бөгелә талым, бөгелә, Көчле җилләр искән саен. Өзелә үзәк, өзелә, Исемә син төшкән саен.

Читайте также: