Бир кулынны гузэлем текст песни

Обновлено: 19.09.2024

Сайтта хата таптыгызмы?
Берәр сылтама эшләмиме?
Соравыгыз яки киңәшегез бармы?
Сайтка булышасыгыз киләме?
Зинһар, монда хәбәр итегез.

Файдалы сайтлар:

Яңалыклар һәм мәгълүмат тапшыру хезмәте.

Татар мәгарифе порталы.

Габдулла Тукайга багышланган интернет-портал.

Балалар һәм яшүсмерләр республика газетасы

Татар басма матбугатын берләштерүче дайджест-портал.

Балалар, ата-аналар, тәрбиячеләр өчен сайт.

Хатын-кызлар өчен әдәби-нәфис журнал.

Татар шигърияте, шигырьләр, шагыйрьләр.

Бир кулыңны, гүзәлем

Агым суга ташламыйлар
Ак каен каерысын.
Аккошлар да бергә-бергә,
Без нигә аерым соң?

Бир кулыңны, гүзәлем,
Синсез өзелә үзәгем.

Агыйделнең суы салкын,
Салкын тирәнгә күрә.
Һич исләремнән чыкмыйсың,
Өзелеп сөйгәнгә күрә.

Бир кулыңны, гүзәлем,
Синсез өзелә үзәгем.

Ишек алдым салкын чишмә,
Суын эчеп туймадым.
Әйтер сүзем әйталмадым,
Күрешербез дип уйладым.

Бир кулыңны, гүзәлем,
Синсез өзелә үзәгем.

Биек таудан чәчәк җыйдым,
Җыймадым сарыларын.
Үзең тапсаң, миңа да бир
Сабырлык даруларын.

Бир кулыңны, гүзәлем,
Синсез өзелә үзәгем.

Җырны йөкләргә: TXT PDF

«Туган тел» сайты — татарча әсәрләр, аудио-видеоязмалар, программалар һәм башка мәгълүматлар җыентыгы.

Читайте также: