Бал жимешем гузель уразова текст песни

Обновлено: 19.09.2024

Тормыш яме, яшәүтәме
Балаларда икән бит.
Бәхет-шатлыгыбыз булып,
Балам, тизрәк үсеп җит.
Җан җылыңны тоеп яшим,
Сизәм йөрәк тибешең.
Сөю-сәгадәт бакчасыннан
Ходай биргән җимешем.
Куаныч һәм шатлыгыбыз
Барыбыз өчен дәсин.
Үзеңшаян, үзеңүткер,
Зирәк булып үсәсең.
Җан җылыңны тоеп яшим,
Сизәм йөрәк тибешең.
Сөю-сәгадәт бакчасыннан
Ходай биргән җимешем.
Балдан татлы балам диеп
Әби-бабай куана.
Менәшулай кадерле ул Баладан туган бала.
Җан җылыңны тоеп яшим,
Сизәм йөрәк тибешең.
Сөю-сәгадәт бакчасыннан
Ходай биргән җимешем.
Бәхет-тәүфикъ җитәкләшеп
Яныңда гына йөрсен.
Сау-сәламәт булып үс син,
Ходаем гомер бирсен.
Җан җылыңны тоеп яшим,
Сизәм йөрәк тибешең.
Сөю-сәгадәт бакчасыннан
Ходай биргән җимешем.

Читайте также: