Аккош сагышы ильзида гусманова текст песни

Обновлено: 19.09.2024

аватар: tatassr

Зәңгәр күлдә йөзгән аккошлардан
Сораганың бармы серләрен?
Зәңгәр күлдә йөзгән аккошлардан
Сораганың бармы серләрен?

Күл буйлары тулган сагыш-моңга,
Сагына икән алар кемнәрен?
Күл буйлары тулган сагыш-моңга,
Сагына икән алар кемнәрен?

Үзәкләрне өзә сагышлары,
Аерылгандыр алар парыннан.
Үзәкләрне өзә тавышлары,
Аерылгандыр алар парыннан.

Кабат табу авыр, аерылсаң
Өзелеп-өзелеп сөйгән ярыңнан.
Газаплары авыр, аерылсаң
Өзелеп-өзелеп сөйгән ярыңнан.

Аккош кайтыр, киткән юлларыннан
Парын табар зәңгәр күленнән.
Аккош кайтыр, киткән юлларыннан
Парын табар зәңгәр күленнән.

Уйларымда йөртәм гомерем буе,
Ала алмам сине күңелемнән.
Уйларымда йөртәм гомерем буе,
Ала алмам сине күңелемнән.

Читайте также: