Узен булэк текст песни

Обновлено: 19.09.2024

Нигә икән синең исемеңне
Кушам һаман моңлы җырларга?
Мәхәббәтем, бәхеткәем минем
Тулып агар микән ярларга?

Әгәр сөйсәң, язлар булып килсәң,
Йөрәгемдә сагыш сүрелер.
Язгы кояш, көткән мәхәббәтем
Гөлләр булып нурга күмелер.

Яшьлегемне сиңа бүләк иттем,
Гомер назым булсаң, соңлама.
Үзең бүләк, үзең генә бүләк,
Миңа башка бүләк сайлама.

Читайте также: