Слова песни картаясы килми

Обновлено: 19.09.2024

1. Картаясы килми һичтэ
Гомер килеп житсэ дэ
Мэхэббэттэн янам коям
Чэчлэргэ чал тошсэ дэ

Кушымта:

Житмешемдэ сиксэнемдэ
Узарга язсын безгэ
Охмажлар матур дисэлэр дэ
Китэсе килми жирдэн
Яшик эле бу жирдэ

2. Яшем алтмышта булса да
Кунелем унсигездэ
Яшик эле бергэ бергэ
Мэхэббэт дингезендэ

3. Яшик эле бу донъянын
Кадерен белеп кенэ
Союлэрдэн янып коеп
Бэгърем диеп кенэ

Туксанымда йозлэремдэ
Узарга язсын бергэ
Охмажлар матур дисэлэр дэ
Китэсе килми жирдэн
Яшик эле бу жирдэ

Другие песни исполнителя:

Авылым урамнары

Хамдуна Тимергалиева

Таллары шаулый җилләрдә, Көйли күрешү көен. И минем туган авылым, И минем туган өем. Оныта алмыйм, онытмыйм Авылым урамнарын — Хәтер булып еракларга Сузыла торганнарын. Үз итеп яшәсәм дә мин Илемнең башка ягын, Авылымда көтеп тора Күптәнге балачагым. Оныта алмыйм, онытмыйм Авылым урамнарын — Хәтер булып еракларга Сузыла торганнарын. Рәхмәтемне белдерергә Сүзләрем җитми минем. Кырларың, урамнарың күк Күңелең иркен синең. Оныта алмыйм, онытмыйм Авылым урамнарын — Хәтер булып еракларга Сузыла торганнарын.

Хамдуна Тимергалиева

Җәйге кичтә чыгам болыннарга — Икәү генә йөргән җирләргә. Ул вакытлар калды, микәнни соң Инде сагынып кына сөйләргә?! Ул көннәр, ул көннәр Йөрәктә, йөрәктә. Яратып яшәве Кыен да, рәхәт тә. Җаннарыма шифа булыр төсле, Чишмәләргә карап моңлансам. Кавышуга булган өметләрем Яңаралар сине уйласам. Сагынып, зарыгып, Уйланам, моңланам. Кавышу көннәрен Күзаллап юанам. Ялгыз гына кичке болыннарда Йөрмәс идем эчем пошмаса. Йөрәгемдә янган утларымны Җырлап басыйм әле ичмасам. Уйлыймын мин сине Көнен дә, төнен дә. Иң якты йолдыз син Күңелем түрендә.

Сафия такмаклары

Хамдуна Тимергалиева

Идәнегез тигез икән, Фанер җәйдегезме әллә? Килдегез дә утырдыгыз, Тамыр җәйдегезме әллә?! Сафия, кара әле, Алда гомер бар әле.2 рза Сөймәгәнгә сөйкәлмибез, Сөюче булыр әле. 2 раза Беләзегем-йөзегем, Киярмен әле үзем. Ятка бирер ярларым юк, — Сөярмен әле үзем. Сафия, кара әле, Алда гомер бар әле. Сөймәгәнгә сөйкәлмибез, Сөюче булыр әле. Проигрыш Агыйделнең суы ага, Су астыннан ком ага. Матурлар чибәргә бара, — Мине кайсыгыз ала? Сафия, кара әле, Алда гомер бар әле. Сөймәгәнгә сөйкәлмибез, Сөюче булыр әле.

Хамдуна Тимергалиева

Ак сусарлар хәбәр бирә Судагы кондызларга. Мин сагынсам, айга карыйм, Син кара йолдызларга. Алларыма җыеп алдым Карурман миләүшәсен. Нурлы йөзләреңә карап, Бар микән серләшәсем?! Алтын ияр, атлас мендәр Килешә җирән кашкага. Мин сагынсам, чыгып карыйм Сайрый торган кошларга. Карурманга кергән чакта Карадым мин каерылып. Карамадым мин каерылып, Дустым калды аерылып.

Хамдуна Тимергалиева

Ак күл өсләрендә ак томаннар, Күтәрелә танңнар атканда. Сыгынып кайтам туган якларыма. Шомырт шаулап чачәк атканда. Яшьлегемә кайтам еллар аша, Тугайларга, якты күлләргә. Кубәләктәй очып, гөлләр кочып, Менәр өчен яшел үрләргә. Бугенгедәй истә үсмер чакта Суларыңда чумып уйнадым. Онытмам мин сине туган ягым, Төнбоеклы ак күл буйларын.

Читайте также: