Слова песни бэхетле язмыш

Обновлено: 19.09.2024

Тормыш сәер, насыйп ярың
Тия дә өлешеңә
Әйләнә ул бу дөньяда
Иң кадерле кешеңә.

Насыйп ярым, балаларым
Гомеремнең агышы
Шул буладыр хатын-кызның
Бәхет тулы язмышы.

Мин яраткан яр үстергән
Рәхмәтем кайнанама.
Тигез тату яшәү рәхәт
Бу өч көнлек дөньяда

Насыйп ярым, балаларым
Гомеремнең агышы
Шул буладыр хатын-кызның
Бәхет тулы язмышы.

Биргәнеңә мең шөкер дип
Канәгать язмышымнан.
Өй түрләре нурга тула
Балалар тавышыннан.

Насыйп ярым, балаларым
Гомеремнең агышы
Шул буладыр хатын-кызның
Бәхет тулы язмышы.

Читайте также: