Сагыш куле слова песни
Обновлено: 09.01.2025
Миләүшә Имашева
Сагыш күле
М. Имашева сүзләре һәм көе
Сагышның күзе сары диләр,
Күлләре салкын, тирән диләр.
Йөзәлсәң сагыш күлләрендә,
Сабырлык биргән Ходай диләр.
Карама сагыш күлләренә
Йөзләренңе каплар сарылык.
Алып эчә күрмә суларын -
Салкыны йөрәк туңдырырлык.
Аккош булып йөзәм шул күлдә
Сокланып карап торсыннар.
Әй, Ходай, ялгыз аккош итмә,
Парсызлар парлы булсыннар.
Канатларым минем каерылган
Китәлмимен башка күлләргә.
Сагышка кеше түзә диләр,
Өйрәнгәнмен мин дә түзәргә.
Сагышлар үтте үзәгемә,
Көннән- көн өметләрем сүнә.
Син минем яшәп туймас дөньям,
Яратып сине бер дә туймам.
Хыялыма сине алганмын,
Исемеңне каеп язганмын,
Сары сагышларга уралып
Сабыр күлдә ялгыз калганмын.
Сары сагышларга уралып
Сине көтеп ялгыз калганмын.
Читайте также: