Песня ай янында якты йолдыз слова
Обновлено: 09.01.2025
1. Ай янында якты йолдыз
Минем йолдызым гына
Мәдинәм гөлкәем
Минем йолдызым гына бәгыркэем
Мәдинәм гөлкәем
Минем йолдызым гына бәгыркәем.
2. Кычкырып җырлап җибәрәм
Моңайган чакларымда
Мәдинәм гөлкәем
Моңайган чакларымда бәгыркәем.
Мәдинәм гөлкәем
Мңайган чакларымда бәгыркәем.
3. Ай янында якты йолдыз
Айның урталарында
Мәдинәм гөлкәем
Айның урталарында бәгыркәем
Мәдинәм гөлкәем
Айның урталарында бәгыркәем.
4. Таң атуга ул да сүнә
Калам ялгызым гына
Мәдинәм гөлкәем
Калам ялгызым гына бәгыркәем
Мәдинәм гөлкәем
Калам ялгызым гына бәгыркәем.
Другие песни исполнителя:
Тынлачы сандугач
Ришат Тухватуллин
1.Тын калыйк,сөйләшмик Бу матур таңнарда. Ни сөйли,тибрәнеп, Асыл кош талларда? Кушымта: Тыңлачы,сандугач Серләрен көйли ич, Ул минем хисләрне Өздереп сөйли ич. 2.Тибрәлә йөрәгем Сандугач шикелле. Оныт,яр,кайгыңны, Зарыңны,шигеңне. Кушымта: 3.Колак сал,асыл яр, Илаһи бу моңга, Мин шушы таңнарда Әйләндем былбылга. Кушымта: 4.Йөрәккә асыл кош Тикмәгә кунмастыр, Шуннан да ак уйлар, Саф хисләр булмастыр.
Яратканым бер генэ
Ришат Тухватуллин
Яратканым бер генә, Гашыйк сиңа, гөлемә. Җаныкаем, гомергә Булсак иде без бергә. Назлы хисләр күңелдә, Кавышырбыз, күр менә. Синең кебек матурны Яратмасын кем генә? Яратканым бер генә, Кулда булса син генә. Син йөрәкнең түрендә, Каршы килмә сөюгә. Син йөрәкнең түрендә, Каршы килмә сөюгә. (2 раза) Син кояшым көнемдә, Тулган аем тонемдә. Гашыйк сина, гөлемә, Яратканым син генә. Карап күңел сөенә, Сиңа, иркә гөлемә. Ямь өстисең көнемә, Яратканым син генә. Яратканым бер генә, Кулда булса син генә. Син йөрәкнең түрендә, Каршы килмә сөюгә. Син йөрәкнең түрендә, Каршы килмә сөюгә. (4 раза)
Натуша (дуэт, Алия Карачурина)
Ришат Тухватуллин
1. Кашың ай кук, билен бөккән, Ходай фәрештә иткән. Яфрак бәйрәмнәре җиткәч, Ни эшләрбез соң иркәм? Кушымта: Чибәрләрнең чибәре шул Марья, Лина, Натуша. Әти-әни, ерак җиңги Сезне алмаска куша. 2. Патша тәңкәләре таккан, Кәлүшлэр аягында. Барлык дуслар конләшерләр, Балкып торсаң янымда. Кушымта: 3.Җиде күлмәк дүрт бал итәк, Приданыйга тулырмы? Питрауларда гөрләттереп, Туй итәсе булырмы? Эй, туй итәсе булырмы? Питрауларда гөрләттереп, Туй итәсе булырмы? 4. Күгәрчен сөтләре салып, Алтын чәркәләр бирсәм, "Прощай милай, до свидания" Диеп дәшмәссен микән?! Кушымта: Чибәрләрнең чибәре шул Марья, Лина, Натуша. Әткәй-әнкәй, Иван дәдәй Сезне алмаска(сөймәскә) куша!
Ришат Тухватуллин
Һәй, дусларым, дусларым ла, дусларым, дус-ишләрем! Һәй, дусларым, дусларым ла, дусларым, дус-ишләрем! Сез, дуслардан, аерылсам, ялгыз башым нишләрмен? Сез, дуслардан, аерылсам, ялгыз башым нишләрмен? Алмагачым чәчәк ата майның унбишләрендә. Алмагачым чәчәк ата майның унбишләрендә. Алмагач чәчәге кебек минем дус-ишләрем дә. Алмагач чәчәге кебек минем дус-ишләрем дә. Урман эчләрендә урман, керсәм чыгалмам инде. Урман эчләрендә урман, керсәм чыгалмам инде. Төрле агачта төрле кошлар – сайрар түзә алмам инде. Төрле агачта төрле кошлар – сайрар түзә алмам инде. Һәй, дусларым, дусларым ла, дусларым, бәгырьләрем! Һәй, дусларым, дусларым ла, дусларым, бәгырьләрем! Яшь гомерләр ике килми – белегез кадерләрен! Яшь гомерләр ике килми – белегез кадерләрен!
Абыема (дуэт, Айгуль Тухватуллина)
Ришат Тухватуллин
1. "Абыең кем?"- дип сорыйлар Исемеңне үк әйтүгә Энеңә хөрмәт иде. Бала чагымнан якларга, Абыйлы булып үсәргә Миңа зур бәхет тиде. Кушымта: Тормыш урамнарында, Кышның бураннарында "Таянырлык абыем бар, Ышанычлы абыем бар"- Дип яшим яннарыңда. Гел бергә бердәм булып, Матур балачак узып. Эшләп үстек, гөрләп үстек, Җырлап үстек, җырлап яшик Абый-энеле булып. 2. "Нинди генә хәл булмасын, Туган ара бозылмасын"- Әти сүзе йөрәктә. Бу сүзләрнең көчен хаклап, Яшик туганлыкны саклап Антлар бирешмәсәк тә. Кушымта: 3. Булыйк абый гел янәш Кирәктә ярдәмләшерлек, Кирәктә киңәшерлек. Булсын уртак уйларыбыз Таңнар аттырганга кадәр Утырып сөйләшерлек. 4. Бик кадерле әниебез, Алтын чәчле сеңелебез - Гөлләре өебезнең. Гомерләре озын булсын, Әти-әниле, абыйлы бәхетле гаиләбезнең. Кушымта
Ришат Тухватуллин
В репертуаре Ришата Тухватуллина шикарные эстрадные произведения, а также лучшие образцы татаро-башкирской классики.
Читайте также: