Комеш туй рифат зарипов текст песни

Обновлено: 19.09.2024

Матур итеп гомер кичерәсез, Изгелектә һаман уегыз. Бәйрәмегез бүген бергә икегезнең, Котлы булсын көмеш туегыз. Бәхетегездән Ходай аермасын, Яшәргә дә әле, яшәргә. Насыйп итсен, йөз яшьләргә җитеп, Бердән-берем, диеп дәшәргә. Бәхетегездән Ходай аермасын, Яшәргә дә әле, яшәргә. Насыйп итсен, йөз яшьләргә җитеп, Бердән-берем, диеп дәшәргә. Ышанычлы пар канатлы булып, Ни килсә дә, бергә күргәнсез. Якыннарыгызны, безне барыбызны Сокландырып яши беләсез. Бәхетегездән Ходай аермасын, Яшәргә дә әле, яшәргә. Насыйп итсен, йөз яшьләргә җитеп, Бердән-берем, диеп дәшәргә. Бернигә дә үкенерлек түгел Йөрәкләрдә һаман яналар. Сөенмисең ничек, кеше булсаң үсеп, Сөю җимешегез балалар. Бәхетегездән Ходай аермасын, Яшәргә дә әле, яшәргә. Насыйп итсен, йөз яшьләргә җитеп, Бердән-берем, диеп дәшәргә. Бәхетегездән Ходай аермасын, Яшәргә дә әле, яшәргә. Насыйп итсен, йөз яшьләргә җитеп, Бердән-берем, диеп дәшәргә. Насыйп итсен, йөз яшьләргә җитеп, Бердән-берем, диеп дәшәргә. Бердән-берем, диеп дәшәргә.

Читайте также: