Ильнар гильманшин туганнарга текст песни

Обновлено: 19.09.2024

Туган – абый, апа гына түгел,
Туган – ерактагы карендәш.
Үз-үзеңне яраткандай ярат,
Кочак җәеп : “Туган!”,- дип эндәш.

Кушымта:
Чыбык очы булсын, бер туганмы,
Ул бит сиңа туган тиешле.
Тамырыгыз уртак, ата-баба.
Ул – үзеңнең зур бер өлеше.

Булган сөенечең өчен башлап,
Иң беренче туган сөенә.
Ни булса да, кайгы-шатлыгымы,
Җыелабыз туган өенә.

Кыен-авыр чакта читләр түгел,
Туганнарым куя иңнәрен.
Туган таянычы булса янда,
Алла бирсә, барсын җиңәрмен.

Читайте также: