Голфиям элфис кыямов текст песни

Обновлено: 19.09.2024

аватар: tatassr

Сагындырма, Гөлфиям,
Ялындырма, Гөлфиям.
Күзләреңнән иркәләп,
Адашам мин бит, диям.

Бигрәк матур күзләрең, күзләрең,
Айдан нурлы йөзләрең.
Йөрәгемне моңга салды
Синең татлы сүзләрең.

Уйларымда — Гөлфиям,
Җырларымда — Гөлфиям.
Мәхаббәтем йолдызы
Сүнмәсен иде, диям.

Бигрәк матур күзләрең, күзләрең,
Айдан нурлы йөзләрең.
Йөрәгемне моңга салды
Синең татлы сүзләрең.

Көннәремдә — Гөлфиям,
Төннәремдә — Гөлфиям.
Ялгыз гөлемә чит-ятлар
Күз салмасыннар, диям.

Бигрәк матур күзләрең, күзләрең,
Айдан нурлы йөзләрең.
Йөрәгемне моңга салды
Синең татлы сүзләрең.

Читайте также: