Балан иркэ текст песни

Обновлено: 23.11.2024

Кара урман, сары алан.
Коела кыңгыраулар.
Мәк гөледәй кызыл балан —
Каерып сындыралар.

Әнкәй, күңелем елап кала:
"Ник аны сындыралар?
Баланнар бит коелмыйлар,
Коела кыңгыраулар. "

Баланны өзәләр бит,
Җепләргә тезәләр бит.
Ятып елар чаклар була
Үзәкне өзәләр бит.

Колакта чыңлый һаман,
Эндәшә кебек әнкәм:
"Авыр чаклар бик күп була —
Түзәргә кирәк, балам. "

Әкрен генә чәчтән сыйпап
Эндәшә кебек әнкәм:
"Өлгергәндер инде балан,
Җыярга кирәк, балам."

Колакта чыңлый һаман,
Эндәшә кебек әнкәм:
"Авыр чаклар бик күп була —
Түзәргә кирәк, балам. "

Читайте также: