Ялгыш язмыш текст песни

Обновлено: 04.05.2024

Урам буйлап елый-елый кая барасың икән?
Йөрәгеңә наз салырдай кемне табарсың икән?
Унҗиде яшь гомер түгел, ялгышып атламасаң.
Бер ялгыш бозмас язмышны, тагын кабатламасаң.

Яшьлекнең иң саф чагында ашыктыңмы яшәргә?
Юк идеме якын кешең, ярамый дип дәшәргә?
Күз яшьләрең белән юып яшьлектәге ялгышны,
Язмасын сиңа яшәргә юлдаш итеп сагышны.

Уналтыда, унҗидедә авыр шул ялгышмавы,
Киләчәкне уйламыйбыз, йөрәктә яшьлек шавы.
Кибәр синең күз яшьләрең, саф хисләр килер әле,
Ходай сиңа шатлыкларны җитәрлек бирер әле.

Урам буйлап елый-елый кая барасың икән?
Йөрәгеңә наз салырдай кемне табарсың икән?
Унҗиде яшь гомер түгел, ялгышып атламасаң.
Бер ялгыш бозмас язмышны, тагын кабатламасаң.
.

Читайте также: