Туган коненэ текст песни

Обновлено: 04.07.2024

Бүләк булып барсын җырым
Синең туган көнеңә,
Ак теләкләр кушып бирәм
Ак гөлләр бәйләменә.

Кушымта:
Син миңа һәрвакыт кирәк,
Син янда чакта рәхәт.
Бу дөньяга туган өчен,
Булганың өчен рәхмәт!

Тормыш гүзәл, яшәү бәхет,
Белсәң генә кадерен.
Югалтма бәхет-шатлыкның
Сиңа килгән кадерен.

Башлаган һәр яңа эшең
Син теләгәнчә барсын,
Гомереңнең һәрбер көне
Туган көн кебек булсын.

Читайте также: