Текст песни парлап яшэсэлэр ярлар

Обновлено: 04.10.2024

1.Моңлы көйгә мәгънә кертеп,
Сүзләр җырга кушыла.
Бер-берсен өстәп яшәргә,
Насыйп ярлар кавыша.

Кушымта:
Кара әле, бер карале,
Парлап йөзә аккошлар.
Бу дөньяда чиксез бәхетле
Парлап яшәсәләр ярлар.

2.Күктә күрсәм пар күгәрчен,
Шатлык сыймый күңлемә.
Алар да парлар бәхетле
Безнең кебек бу жирдә.

3.Икебезгә бер мәхәббәт,
Бер хыял икебезгә.
Бәхетебез уртак булсын,
Матур яшик гел бергә.

Читайте также: