Текст песни горурлык дигэн шайтан

Обновлено: 19.09.2024

Юктан гына үпкәләштек,
Сизми калдык үзебез.
Сиздермәскә тырышсак та,
Моңсуланып йөрибез.
Бер карасаң, син дә хаклы,
Мин дә сыман гаепсез .
Араларда нигә һаман
Саклана соң бу томан?
Кем, кем, кем, кем
Беренче адым ясар?
Кем дәшәр икән алдан?
Сүз башларга ирек бирми
Горурлык дигән шайтан.
Тимер ташларны кисәргә
Җитәр булса да көчең,
Ай-һай, күп көч кирәк диләр,
Гафу үтенер өчен.
Кем, кем, кем, кем
Беренче адым ясар?
Кем дәшәр икән алдан?
Сүз башларга ирек бирми
Горурлык дигән шайтан.
Үзем килдем әле сиңа -
Белик дуслык кадерен.
Син дәшкәнне көтәр идем,
Икәү булса гомерем.
Кем, кем, кем, кем
Беренче адым ясар?
Кем дәшәр икән алдан?
Сүз башларга ирек бирми
Горурлык дигән шайтан.

Другие песни исполнителя:

Яума янгыр (remix)

Ландыш Нигъмәтҗанова

Сау бул, беренче мэхэббэт (Марат Мухин remix)

Ландыш Нигъмәтҗанова

Ландыш Нигъмәтҗанова

1)Торле чаклар булды безнен Онытмадым лэкин туздем, Курештек бит барыбер . Яратам диден син иркэм Бу суз нинди матур икэн Эйтсэн иде тагын бер. Припев: Яратам ,яратам, Син узен дэ белэсен, Эйтмэсэм дэ союемне Кузлэремнэн курэсен. 2)Ышанмыйда йоргэн иден Кайтмас инде дигэн идем, Чын булган союлэрен Чуалды уйлар жыелмый Буген ишетеп туя алмыйм Яратам диелэрен. Припев: Яратам,яратам, Син узен дэ белэсен. Эйтмэсэм дэ союемне Кузлэремнэн курэсен. 3)…….мизгеллэрне, Коткэн идем бу коннэрне, Бик сагындым узенне Инде аерылмыйк жаным Тик бер генэ эйт син тагын Шул кадерле сузенне

Читайте также: