Текст песни бер мизгел

Обновлено: 19.09.2024

Кышка кергән саен көз сагышы,
Күчә бара минем күңелгә.
Тормыш бакчамдагы яшьлек гөлем
Сары яфракларга күмелә.

Әйтерсең бер мизгел, бер мизгел ни бары
Үтелгән, сүтелгән гомерем.
Шул мизгел эчендә ничәмә тапкырлар
Өзелеп ялганды күңелем.

Әйтерсең бер мизгел, бер мизгел ни бары
Үтелгән, сүтелгән гомерем.
Шул мизгел эчендә ничәмә тапкырлар
Өзелеп ялганды күңелем.

Әйтерсең бер мизгел, бер мизгел ни бары
Үтелгән, сүтелгән гомерем.
Шул мизгел эчендә ничәмә тапкырлар
Өзелеп ялганды күңелем.

Көзләр сары, кышлар салкын икән,
Озын икән айсыз төннәре.
Шундый ялгыз төндә еш хәтерлим,
Гармун тартып, җырлап йөргәнем.

Әйтерсең бер мизгел, бер мизгел ни бары
Үтелгән, сүтелгән гомерем.
Шул мизгел эчендә ничәмә тапкырлар
Өзелеп ялганды күңелем.

Бер тукталыш булып шул яшьлегем,
Йөгереп кенә кире барасы!
Көз белән кыш арасыдай гына
Яшьлек белән картлык арасы.

Әйтерсең бер мизгел, бер мизгел ни бары
Үтелгән, сүтелгән гомерем.
Шул мизгел эчендә ничәмә тапкырлар
Өзелеп ялганды күңелем.

Читайте также: