Слова песни хатлар язам мин

Обновлено: 04.10.2024

Хатлар язам утырып,
Ак кәгазләр тутырып.
Хатлар язам утырып,
Ак кәгазлэр тутырып.
Сагынуым чиктән ашкач,
Сагынуым чиктән ашкач,
Яннарыма чакырып.

Биктә килә курәсем,
Хәлләреңне беләсем,
Күзләреңә тутырып карап:
«Иң кадерлем,иң кадерлем»диясем.

Бәлки сабыр итәргә,
Белдермичә тузәргә?
Бәлки сабыр итәргә,
Белдермичә тузәргә?
Сер сандыгым ачкычларын,
Сер сандыгым ачкычларын,
Мәңгегә юк итәргә.

Биктә килә курәсем,
Хәлләреңне беләсем,
Күзләреңә тутырып карап:
«Иң кадерлем,иң кадерлем» диясем.

Ә күңел тулган чагы,
Күпмегә чыдар тагы?
Ә күңел тулган чагы,
Күпмегә чыдар тагы?
Килә алмасаң хәбәр җибәр,
Килә алмасаң хәбәр җибәр,
Җавап көтәм һич югы…

Биктә килә курәсем,
Хәлләреңне беләсем,
Күзләреңә тутырып карап:
«Иң кадерлем,иң кадерлем» диясем.

Читайте также: