Саумысыз дуслар саумысыз текст песни

Обновлено: 04.10.2024

Менә инде килеп җиттек,
Сәлам якын дусларга.
Чакырамын барыгызны,
Матур җырлар тыңларга.

КУШЫМТА:
Саумысыз, дуслар, саумысыз,
Ничек соң хәлләрегез.
Күтәрелсен безнең белән,
Сезнең күңелләрегез.

Рәхәтләнеп ял итегез,
Уйнашыйк та, көлешик.
Ямьле итеп тормышларны,
Бергәләп җырлап яшик.

Җыр-бию, уен-көлкеләр,
Менә сезнең хөрмәткә.
Бүгенге булган тамаша,
Яллар булсын йөрәккә.

Читайте также: