Сана кэккук текст песни

Обновлено: 02.07.2024

Ай батканда, таң атканда
Уздым җырлап урамнардан.
Ай батканда, таң атканда
Кемнәр язмыш юрамаган?!

Сана, кәккүк, сана таңнарымны,
Сана, кәккүк, сана төннәрне.
Көннәремә салдың кәккүк моңы.
Кочагыңа алдың кемнәрне?

Ай батканда, таң атканда
Кайтып киләм туйларыңнан.
Төн карасы, җан ярасы
Китми минем уйларымнан.

Сана, кәккүк, сана таңнарымны,
Сана, кәккүк, сана төннәрне.
Көннәремә салдың кәккүк моңы.,
Кочагыңа алдың кемнәрне?

Ай батканда, таң атканда,
Җырлыйм да күк, җылыйм да күк.
Мең шатлыклар телим сиңа…
Туктамыйча сана, кәккүк!

Сана, кәккүк, сана таңнарымны.
Сана, кәккүк, сана төннәрне.
Көннәремә салдың кәккүк моңы..
Кочагыңа алдың кемнәрне?

Другие песни исполнителя:

Зэнгэр томаннар артында

Хамдуна Тимергалиева

Мин китэмен инде еракларга Туган ягым синнэн аерылып Туган ягым синнэн аерылып Сойгэнемне синдэ калдырып Зэнгэр томаннар артында Бик еракларда калсамда Мин жырлармын озлеп озлеп Туган ягым сине сагынып Йорэккэем эрнеп янганда. Бик сагындым сине туган ягым Тал тирэкле идел буйларын Жэйлэр житкэч шаулап уйный торган Ямле матур сабантуйларын Бер кайтасы иде туган якларга Ялан аяк йоргэн якларга Бер кайтасы иде яшлегемэ Тэуге мэхэббэтем янына.

Нигэ яна йорэгем (Тала, тала)

Хамдуна Тимергалиева

Сандугачлар ияләшкән Су эчәргә миләштән. Кайгыларым бетәр иде Сине күреп сөйләшсәм. Эх, тала, тала, тала, Тала ике беләгем. Нигә тала, нигә яна Икән минем йөрәгем? Агыйлделгә басма салдым Каенын сайлап кына. Яннарына барыр идем Кош булып сайрап кына. Эх, тала, тала, тала, Тала ике беләгем. Нигә тала, нигә яна Икән минем йөрәгем? Агыйделкәйне кичкәндә Җырлыйм ишкәк ишкәндә. Өзелә үзәк, яна йөрәк Җаныем искә төшкәндә. Эх, тала, тала, тала, Тала ике беләгем. Нигә тала, нигә яна Икән минем йөрәгем? Агыйдел суы тирбәлә Уртасында сал булса. Суга салсаң, калкып чыгар, Безгә насыйп яр булса Эх, тала, тала, тала, Тала ике беләгем. Нигә тала, нигә яна Икән минем йөрәгем?

Хамдуна Тимергалиева

Ак күл өсләрендә ак томаннар, Күтәрелә танңнар атканда. Сыгынып кайтам туган якларыма. Шомырт шаулап чачәк атканда. Яшьлегемә кайтам еллар аша, Тугайларга, якты күлләргә. Кубәләктәй очып, гөлләр кочып, Менәр өчен яшел үрләргә. Бугенгедәй истә үсмер чакта Суларыңда чумып уйнадым. Онытмам мин сине туган ягым, Төнбоеклы ак күл буйларын.

Картаясы килми хичтэ

Хамдуна Тимергалиева

1. Картаясы килми һичтэ Гомер килеп житсэ дэ Мэхэббэттэн янам коям Чэчлэргэ чал тошсэ дэ Кушымта: Житмешемдэ сиксэнемдэ Узарга язсын безгэ Охмажлар матур дисэлэр дэ Китэсе килми жирдэн Яшик эле бу жирдэ 2. Яшем алтмышта булса да Кунелем унсигездэ Яшик эле бергэ бергэ Мэхэббэт дингезендэ 3. Яшик эле бу донъянын Кадерен белеп кенэ Союлэрдэн янып коеп Бэгърем диеп кенэ Туксанымда йозлэремдэ Узарга язсын бергэ Охмажлар матур дисэлэр дэ Китэсе килми жирдэн Яшик эле бу жирдэ

Сафия такмаклары

Хамдуна Тимергалиева

Идәнегез тигез икән, Фанер җәйдегезме әллә? Килдегез дә утырдыгыз, Тамыр җәйдегезме әллә?! Сафия, кара әле, Алда гомер бар әле.2 рза Сөймәгәнгә сөйкәлмибез, Сөюче булыр әле. 2 раза Беләзегем-йөзегем, Киярмен әле үзем. Ятка бирер ярларым юк, — Сөярмен әле үзем. Сафия, кара әле, Алда гомер бар әле. Сөймәгәнгә сөйкәлмибез, Сөюче булыр әле. Проигрыш Агыйделнең суы ага, Су астыннан ком ага. Матурлар чибәргә бара, — Мине кайсыгыз ала? Сафия, кара әле, Алда гомер бар әле. Сөймәгәнгә сөйкәлмибез, Сөюче булыр әле.

Читайте также: