Песни гузэлем эни текст песни

Обновлено: 19.05.2024

1. Кояш кебек нурлы әниемә
Багышлыйсым килә җырымны.
Синең янда hәрчак җылы, әни, әни,
Яктыртасың барыр юлымны.

2.Алтын киңәшләрең бирергә дә,
Юатырга hәрчак әзер син.
Сау-сәламәт булып яшә, әни, әни,
Дога итеп теләк телим мин.
Әни, әни – кадерлем син минем,
Бүләк итәм сиңа җырымны.

3. Күзләреңдә якты нурлар булсын,
Һәм сүнмәсен өмет чаткысы.
Рәхмәт сиңа барсы өчен, әни, әни,
Йолдызларның син иң яктысы.
Әни, әни – кадерлем син минем,
Бүләк итәм сиңа җырымны.

Читайте также: