Мин нишлэрмен сине югалтсам текст песни

Обновлено: 22.12.2024

Ганс Сайфуллин көе
Фәнис Яруллин сүзләре

Кайгыларның барын оныттырып,
Юатасың тик син, юатсаң.
Кемгә барып серем сөйләрмен мин,
Кемем калыр сине югалтсам?

Уйларымнан авырайган башны
Тезләреңә куеп бер ятсам,
Рәхәт була миңа. Ә нишләрмен,
Мин нишләрмен сине югалтсам?

Саф сөюең белән сөендереп,
Елмайтасың тик син, елмайтсаң.
Йөзләремдә минем шатлык бетәр,
Әгәр, иркәм, сине югалтсам.

Читайте также: