Кузлэремэ кара шул да житэ текст песни

Обновлено: 18.05.2024

Син сорама: “Хәлең ничек?”, - диеп.
Яшимен мин сабыр итә-итә.
Белим дисәң минем хәлләремне,
Күзләремә кара, шул да җитә.

Син сорама: “Сагындыңмы?”, - диеп.
Йөрәк һаман очрашулар көтә.
Белим дисәң минем сагышымны,
Күзләремә кара, шул да җитә.

Син сорама: “Сөясеңме?”, - диеп.
Мәхәббәтең йөрәгемне өзә.
Белим дисәң минем сөюемне,
Күзләремә кара, шул да җитә

Читайте также: