Ильсия бадретдинова ильнур кулахметов белмэдем текст песни
Обновлено: 30.10.2025
Назлы карашларың белән, 
Зинһар, сөеп карама. 
Бара алмыйм яннарыңа — 
Упкын бар бит арада.
Нигә элек күрмәдем? 
Белмәдем бит белмәдем — 
Бу дөньяда син барын 
Ягымлы, назлы ярым.
Сине сөю миңа газап, 
Үзең дә бит беләсең. 
Аерылып китү белән, 
Килә сине күрәсем.
Нигә элек күрмәдем? 
Белмәдем бит белмәдем — 
Бу дөньяда син барын 
Ягымлы, назлы ярым.
Кавышырга мөмкин түгел, 
Җан әрни ялгызлыктан, 
Йә оныттыр, чарасын тап, 
Арала бу газаптан.
Нигә элек күрмәдем? 
Белмәдем бит белмәдем — 
Бу дөньяда син барын 
Ягымлы, назлы ярым.
Читайте также:

