Энием баланнары текст песни

Обновлено: 19.09.2024

Көзге урман, сары ялан.
Коела кыңгыраулар.
Мәк гөледәй кызыл балан —
Каерып сындыралар.

Әнкәй, күңелем елап кала:
\"Ник аны сындыралар?
Баланнар бит коелмыйлар,
Коела кыңгыраулар. \"

Баланны өзәләр бит,
Җепләргә тезәләр бит.
Ятып елар чаклар була
Үзәкне өзәләр бит.

Колакта чыңлый һаман,
Эндәшә кебек әнкәм:
\"Авыр чаклар бик күп була —
Түзәргә кирәк, балам. \"

Әкрен генә чәчтән сыйпап
Эндәшә кебек әнкәм:
\"Өлгергәндер инде балан,
Җыярга кирәк, балам.\"

Колакта чыңлый һаман,
Эндәшә кебек әнкәм:
\"Авыр чаклар бик күп була —
Түзәргә кирәк, балам. \"

Читайте также: