Ак калач текст песни
Обновлено: 21.11.2024
30.01.2014 | Автор: Ләйсән Сираева
Дәвамы. Башы монда:
Балалар өчен җырлы-биюле уеннар
1) Ак калач яки коймаклар
Балалар кулга-кул тотынышып бер түгәрәк ясыйлар. Берсе уртага чыгып баса. Түгәрәктәге балалар, җырлый-җырлый, калач ничек пешүен, җәелү-кысылуларын кул хәрәкәтләре белән күрсәтеп уртадагы баланы “кысып” куялар. Ул бала үз урынына берәүне сайлап чыгара да үзе түгәрәктәгеләргә кушыла һәм уен-җыр шулай дәвам итә. Җыры:
Булатның туган көненә
Без пешердек ак калач:
Менә шулай ул биек,
Менә шулай тәбәнәк,
Менә шуның киңлеге.
Менә шуның тарлыгы.
Ак калач, ак калач
Теләгәнеңне сайлап кач!
Булатның туган көнендә
Без чакырдык кунаклар.
Без пешердек коймаклар.
Менә шулай күпергән,
Менә шулай җәелгән.
Менә шулай кысылган.
Коймагыңны майлап ал,
Теләгәнеңне сайлап ал!
2) Кәрия-Зәкәрия
Балалар, кулга-кул тотынышып, түгәрәкләп басалар. Уртага бер бала чыга. Түгәрәктәгеләр бер якка хәрәкәт итеп җырлыйлар. Җырларда уртадагы баланың укуда, хезмәттә, җыр-биюдә булган сәләте, уңганлыгы мактала:
Бу бик яхшы укучы,
Бу бик яхшы укучы,
Аннан үрнәк алыгыз.
Аннан үрнәк алыгыз.
Бу бик яхшы җырлаучы,
Бу бик яхшы җырлаучы.
Аның җырлавы матур,
Аннан үрнәк алыгыз.
Аның җырлавы матур,
Аннан үрнәк алыгыз.
Бу бик яхшы биюче.
Бу бик яхшы биюче,
Аның биюе матур,
Аннан үрнәк алыгыз
Аның биюе матур,
Аннан үрнәк алыгыз.
Бу бик яхшы йөзүче..һ.б.
Шундый һәр җырдан соң түгәрәктәгеләр кул чабып, такмак әйтәләр:
Кәрия, Зәкәрия, коммая,
Кәрия, Зәкәрия, коммая.
Кәри комма, Зәкәрия, Зәкәрия коммая.
Кәри комма, Зәкәрия, Зәкәрия коммая.
Бу вакытта уртадагы бала бер иптәшен алып әйләнеп тора. Әйләнеп туктагач, чакырган иптәшен калдырып, түгәрәккә баса. Тагын җыр башлана. Уен шулай дәвам итә.
3) Шалкан
Балалар кулга-кул тотынып түгәрәккә басалар. Бер физик яктан көчлерәк бала уртада кала. Ул «шалкан» була. Калганнары түгәрәк буенча хәрәкәт итеп җырлыйлар. Җырларның эчтәлеге түгәрәк уртасында хәрәкәт белән гәүдәләндерелә.
Бабай шалкан утырта,
Шалкан үсә, зур була.
Зур була, бик зур була,
Бабай йолкырга килә («бабай» килә).
Тарта бабай шалканны,
Ала алмый суырып
(«Шалкан» ның биленнән алып тарта).
Чакыра ул ярдәмгә Әбине шунда күреп
(«Әби»не чакыра һ. б.).
Әби тота бабайны,
Бабай тота шалканны,
Менә тарталар инде.
Тарталар, әй, тарталар,
Ала алмыйлар суырып,
Чакыра әби ярдәмгә
Малаен шунда күреп.
Малай тота әбине,
Әби тота шалканны,
Менә тарталар инде.
Тарталар, әй, тарталар,
Ала алмыйлар суырып.
Чакыра малай маэмайны,
Ярдәмгә шунда күреп.
Маэмай тота малайны,
Малай тота әбине,
Әби тота бабайны,
Бабай тота шалканны.
Тарталар, әй, тарталар,
Ала алмыйлар суырып.
Чакыра маэмай мәчене
Ярдәмгә шунда күреп.
Мәче тота маэмайны.
Маэмай тота малайны.
Малай тота әбине,
Әби тота бабайны.
Бабай тота шалканны,
Менә тарталар инде.
Ала алмагач суырып,
Чакыра мәче тычканны.
Тычкан мәчене тотып,
Мәче маэмайны тотып,
Маэмай малайны тотып,
Малай әбине тотып,
Әби бабайны тотып,
Бабай шалканны тотып,
Тарттылар, әй, тарттылар,
Шалканны йолкып чыгаргач, егылып киткән кебек кыланалар. Уен шуның белән тәмам була.
4) Ефәк элдем читәнгә
Балалар кулга-кул тотынышып кара-каршы ике сафка тезелеп басалар. Беренче рәттәгеләр икенче сафтагыларның каршысына таба барып түбәндәгечә җырлыйлар:
Ефәк элдем читәнгә,
Без килмәдек буш китәргә,
Килдек алып китәргә.
Икенче сафтагы балалар үз урыннарында торган килеш кулларын җыр ритмына селкеп каршы җырлыйлар:
Алын алырсыз микән,
Гөлен алырсыз микән?
Урталарга чыгып сайлап
Кемне алырсыз икән?
Беренче сафтагылар болай җавап бирә:
Алларын да алырбыз,
Гөлләрен дә алырбыз.
Күңелебезгә кем ошаса,
Шуны сайлап алырбыз.
Шулай дип җырлаган арада беренчеләр икенче сафтагыларның берсен үз рәтләренә алалар да кире үз урыннарына чигенәләр. Аннан соң җырны икенче сафтагылар башлап, каршы яктан үзләренә бер баланы алып китә. Уен шул рәвешле дәвам итә.
5) Аю-бүре
Бу күмәк уен җәй көне тышта, җае туры килгәндә, әрәмәлек буйларында уйнала.
Балаларның берсе аю яки бүре булып берәр җирдә посып тора. Башкалары урманга «җиләк җыярга» китәләр. Берәү аларга каршы очрап сораша:
— Дуслар, кая барасыз?
— Кара урманга барабыз.
— Кара урманда нишлисез?
— Кура җиләк җыябыз.
— Җилә к белән нишлисез?
— Җиләктән как коябыз.
— Бүре килсә нишлисез?
— Урман буйлап чабабыз.
Аннан соң барысы да күмәкләп җырлыйлар:
Җиләк җыям, как коям,
Дәү әнигә бүләккә;
Монда җиләк күп икән,
Бүре яшеренгән җиреннән сикереп чыга да аларны куа башлый. Кемне тотса, шул бүре була.
Уен йөгереклек һәм җитезлек сәләтен үстерүгә ярдәм итә.
6) Кап та коп
Берничә бала бер түгәрәк булып утыралар, бер-берсенең баш бармакларын учлаган килеш, йодрыкларын йодрык өстенә куеп, кулларын бергәләп күтәреп-төшереп шуны әйтәләр:
Без унике кыз идек;
Базга төштек бал ашадык,
Келәткә кердек май ашадык;
Өйгә мендек өйрә эчтек,
Коега төштек су эчтек;
Бер тактага тезелдек,
Таң атканчы юк булдык,
Авызыңны ач та йом! —
диләр дә барысы да берьюлы авызларын йомалар.
Моннан соң уенчылар берсе дә авызын ачмаска, көлмәскә, сөйләшмәскә тиеш.
Алар бер-берсен көлдерү өчен төрлечә кыланалар, күз-йөз белән төрлечә ымнар ясыйлар. Кем иң элек авызын ачса, йә көлеп җибәрсә, аннан:
— Күктән кемнең өе башына төштең? — дип сорыйлар.
Ул берәр таныш өйне атый. Шуннан соң ул өйдә ире, хатыны, балалары белән ничә кеше булса, көлүченең үзен дә кушып, һәрбер уйнаучы бу көлгән кешенең кулына йә маңгаена шулар санынча чиртеп ала. Уен тагын яңадан башлана.
7) Алдыр чишмә тамчылый
Балалар, икегә бүленеп, бер-берсеннән 20—30 метр ераклыкта тезелеп басалар. Уйнаучылар бер-берсе белән кулга-кул тотынышалар. Беренче яктагылар икенче яктагыларга кычкырып такмаклыйлар:
Алдыр чишмә тамчылый,
Гөлдер чишмә тамчылый,
Ал кирәк, гөл кирәк,
Бездән сезгә кем кирәк?
Каршы яктагылар җавап бирәләр:
Алдыр чишмә тамчылый,
Гөлдер чишмә тамчылый,
Ал да кирәк, гөл дә кирәк,
Роза матур кыз кирәк.
Исеме чыккан уенчы каршы якның сафын йөгереп барып өзеп чыгарга тырыша. Өзә алса, бер уенчыны ияртеп, үз ягына алып кайта. Өзә алмаса, шул якта кала. Уен шул тәртиптә бер якта уенчылар беткәнче дәвам итә.
8) Кошлар һәм читлек
Бу уен балаларны тәвәккәл һәм түземле булырга өйрәтә. Ә уенның кагыйдәсе болай.
Уенда катнашучыларның яртысы (8—12 кеше), кулга-кул тотынышып, «читлек» хасил итәләр. Калганнары «кошлар» була. Алар төрле якта «очып йөриләр». Уенны алып баручы хәбәр биргәч, «читлек» ачыла — балалар кулларын югары күтәрәләр. «Кошлар» читлеккә кереп-чыгып йөриләр.
Алып баручы яңада н хәбәр салгач, «читлек» ябыла — балалар, чүгәли төшеп, кулларын төшерәләр. Түгәрәктән чыга алмый калган «кошлар» тотылган дип исәпләнә. Алар да, кулга-кул тотынышып, «читлек» ясаучылар янына басалар.
«Читлек» иркенәя. «Читлек» 3—4 кат ачылып-ябылгач, уенга йомгак ясала. Иң җитезләр билгеләнә. Соңыннан уенчылар урыннарын алмашалар.
Искәрмә. Әгәр алып баручы хәбәр салганда «кош»ның башы читлек эчендә кала икән, ул тотылган дип исәпләнә. «Читлек»нең эченә кермичә кырыйда гына «очып йөргән» «кош»лар да тотылганга исәпләнә.
9) Яшелчәләр
Яз көне ишегалдында, болыннарда уйнала торган уен. Балалар арасыннан «бакчачы», «яшелчә алучы» билгеләнеп куела. Балалар бер тирәгә җыелыбрак утыралар, һәм «бакчачы» аларның колагына яшелчә исемнәре әйтеп чыга. Шул вакыт «сатып алучы» килеп ишек кага һәм ике арада шундый сөйләшү була:
— Шалкан (теләгәнен әйтә).
Әгәр яшелчәләр арасында «шалкан» булса, ул торып йөгерә һәм билгеләгән урынны урап килә . Әгәр «сатып алучы» ул арада аны куып тота алмаса, «шалкан» үз урынына килеп утыра, һәм, аңа яңа исем кушылып, уен дәвам итә. Әгәр бала тотылса, ул уеннан чыга. Уен «яшелчәләр» тотылып беткәнче дәвам итә.
10) Мин качам, син тот
Уйнаучылар кулга-кул тотынышып, парлап басалар. Алда, аларга каршы, уенны алып баручы баса. Балалар бергәләп:
«Без, балалар, яратабыз качыш-тотыш уйнарга. Әйдә безне тотып кара, көчең җитсә тотарга», — дип әйтүгә, беренче булып басып торган пар кулларын ычкындыра, һәм икесе ике якка йөгереп китә. Уенны алып баручы аларның берсен тотарга тиеш. Тотылган кеше уенны алып баручы була.
11) Чыпчык, чык
Балалар түгәрәккә басалар. Уртада бер бала кала. Ул — сыерчык. Сыерчык бер бала янына килә дә: «Чык әле, әй, кошчык , исемең кем?»—ди . Ул бала: «Чыпчык», — дип җавап бирә һәм : «Ә үзең кем соң син? Йөрисең ник борчып?» — дип сорый. Сыерчык: «Кем дисеңме, чыпчык? Мин булам сыерчык. Бу минем йортым, чык моннан, чык , чык, чык», — ди. Алар икесе дә түгәрәк тышына чыгып, икесе ике якка йөгерәләр һәм, йөгереп килеп, буш «ояга» керергә тырышалар. Урынсыз калган бала түгәрәк эченә баса һәм сыерчык итеп билгеләнә. Уен шулай дәвам итә.
12) Буяу сатыш
Кызлар бер якка, малайлар икенче якка тезеләләр. Уен алып баручы (буяу сатучы) кызларга буяу төсләре атап чыга.
Малайлар берәм-берәм «буяу» сатып алырга киләләр. Алучы сатучыга болай ди:
Буяуларың бар микән,
Зәңгәр микән, ал микән?
«Төсем матур, мине ал», —
Диючесе бар микән?
Буяу сатучы җавап бирә:
Буяуларым күптән күп:
Зәңгәр, кызыл, яшел, күк.
Кайсы һөнәрен күрсәтсә,
Шуңа шөһрәт, даннар күп.
Сатып алучы, үзенең нинди дә булса һөнәрен күрсәткәннән соң, буяу төсе бирелгән кызларның берсен алып, үз сафына китә. Аннан «буяу» сатып алырга икенче малай килә. Уен «буяу»лар алынып беткәнче дәвам итә.
13) Гөрләмеш, яки кача-кача
Гөрләүчене берәр койма, багана як и өй-келәт почмагына, койма артына илтеп, өйдә булса, почмакка илтеп гөрләтәләр.
Бу урын барлык уйнаучыларга да «оя» була. Гөрләүче коймага яки почмакка карап йөзе белән баса һәм йөзен каплап гөр-гөр әйтә:
Вакыт күбен белмимен,
Вакыт күбен белер идем,
Мин бит сезне күрмимен.
Инде озак гөрләдем,
Моннан ары түзмимен.
Ул әйткәнче, балалар качып бетәргә тиеш. Алардан бер дә тавыш-тын килмәсә, гөрләүче эзли башлый. Ул кемне дә булса, берәр уйнаучыны күрсә, исеме белән кычкыра. Шуннан ул гөрләгән ояга кайсы элек килеп кулы белән кагылса, шунысы тотылмаган була. Әгәр дә гөрләүче ояга качучыдан алдан килеп баскан булса, йә качканда аркасына сугып өлгерсә, ул качучы отылган була да гөрләүче урынына баса.
Гөрләүче барлык качучыларны да табып чыгаргач, уен тагын башлана.
14) Мәкаль әйтеш
Балалар түгәрәкләнеп утыралар. Берәүнең кулында төйнәлгән кулъяулык була. Ул алар алдына чыгып баса да әйтә:
Яулык тигәне: шул ашамый.
Яулык тигәне: үз капкаңны кагарлар.
Яулык тигәне: ата-анаңны ташлама.
Яулык тигәне: татлы булсаң, балдай бул.
Яулык тигәне: ун тиенлек зыян.
Яулык тигәне: берәү туңып сикерә.
Яулык тигәне: эшләгәндә йөрәгең җилкенсен һ . б .
Ыргытучы алтыга хәтле санаганчы җавап таба алмаган кешегә җәза бирәләр. Яулыкны алган соңгы кеше, тагын берәр мәкальнең беренче яртысын әйтеп, яулыгын икенче кешегә ыргыта. Уен шулай дәвам итә.
15) Ашханә
Балалар түгәрәкләнеп басалар. Уенны алып баручы уртага чыгы п баса һәм түгәрәктәге балаларны ң һәммәсен ризык исемнәре белән атап чыга. Аннан соң ашханәдә булган берәр вакыйга турында ирекле хикәя сөйли башлый. Хикәягә балаларга кушылган ризык исемнәре керү мәҗбүри.
Хикәя барышында исеме чыккан бала әйләнеп алырга тиеш. Әгәр моны эшләмәсә, ул уеннан чыгарыла. «Ашханә» дигән сүз чыкканда барлык балалар да әйләнәләр. Уен түгәрәктә бер генә бала калганчы дәвам итә. Ул җиңүче була.
Читайте также: